Хәрби хезмәткә – контракт буенча
Биредә әлмәтлеләр һәм бәйрәм кунаклары белгечләрдән консультацияләр алдылар.
Сабан туе барышында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да актив эшләде.
Биредә әлмәтлеләр һәм бәйрәм кунаклары белгечләрдән консультацияләр алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны һәм заявка бирү мөмкинлеге дә бар иде.
Мәйданчыкта шулай ук интерактив зоналар оештырылды: теләге булганнар Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары операторларының эш нигезләре белән дә таныштылар.
Сайлап алу пункты вәкилләре билгеләп үткәнчә, мондый активлык хәрби хезмәт белән танышырга гына түгел, ә заманча бүлекчәләрнең үзенчәлеген аңларга да мөмкинлек бирә, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрен дә.
Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, контракт төзегәндә бер мәртәбә түләүләр һәм махсус бүлекчәләрдә хезмәт итү мөмкинлеге каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia