Яшәүгә ышаныч бирүче «Фәрештә»
Чираттагы язмабыз «Фәрештә» («Ангел») позывнойлы шәфкать туташы Мәликә ханым турында.
Күңел кушуы буенча, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән әлеге хатын-кыз чын мәгънәсендә батырлык үрнәге.
Мәликә ханым МХО башланганнан бирле сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтә. Аның кыюлыгы, хезмәтенә бирелгәнлеге сокландыра.
– Мин кечкенәдән үк тормышымны медицина белән бәйләргә теләгән идем, тик язмыш мине әлеге һөнәргә ия булуымны кичектереп торган, күрәмсең. Хыялым бары тик кырык яшемдә генә тормышка ашты. 2019 елда Әлмәт медицина көллиятен тәмамладым. МХО игълан ителгәч, ике дә уйламадым – һөнәремне игелекле гамәлгә юнәлтергә булдым. Әнием Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хәрәкәтләрендә катнашкан, ә бабам Берлинга кадәр барып җиткән. Туган-кардәшләр арасында да Бөек Ватан сугышында катнашучылар байтак. Минем үземдә дә туган илемә булган мәхәббәт хисләре балачактан ук көчле булды. Беренче командировка сугыш хәрәкәтләренең иң башына - февральгә туры килде. Икенче ротация 2022 елның җәендә булды. Шуннан бирле инде мин тоташ хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт күрсәтәм. Урман эчендәге блиндажларда яшибез. Хезмәтем җаваплы һәм җитди. Егетләрне госпитальләргә озатам, бер госпитальдән икенчесенә килгәннәрен алып китәм. Әлбәттә, яраланган япь-яшь егетләрне күрү аеруча авыр. Шулай да мин аларга карата аналарча кайгырту күрсәтәм, һәрберсен җылы сүзләр белән юатам, яшәүгә ышаныч уятам – шунсыз мөмкин түгел. Икенче төрле әйткәндә, тән яраларын гына түгел, җан яраларын да дәваларга тырышам. Утны-суны кичеп, госпитальләрдә дәваланып, терелеп чыккан ир-егетләр безне, шәфкать туташларын, еш искә алалар, игътибарсыз калдырмыйлар. Рәхмәт йөзеннән бүләкләр дә алып киләләр, шоколадлар, төрле тәм-том белән сыйлыйлар. Алгы сызыкта, хәрби шартларда мондый гади генә игътибар да әйтеп бетермәслек җылы кабул ителә. МХО зонасында, әлбәттә, бар да башкача, шул ук бәйрәмнәр дә ничектер тыныч һәм гади генә халәттә узып китә. Яңа ел бәйрәмен дә тәм-том белән чәй эчеп, аннан соң ял итеп уздырып җибәрдек, – дип искә ала хәрби шәфкать туташы.
Кыска вакытлы яллар Мәликә ханым өчен әйтеп бетерә алмаслык куаныч. Шул вакытта ул гаиләсе янында була, кызы һәм оныгы белән очраша. 9 айлап вакыттан соң якыннары белән кабат очрашу мизгелләрен тою хәрбигә озакка җитәрлек көч-куәт бирә, тормышына мәгънә, шатлык өсти. Ул ышана – куркыныч янаганда, егетләр генә түгел, кызлар да Ватанны сакларга әзер булырга тиешләр.
Шулай, гомер буе сайлаган һөнәренә тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, уңышларга ирешкән шәхесләр һәркемдә соклану уята. Әлбәттә, Мәликә ханым кебек үз-үзенә ышанган, үҗәт, кыю хатын-кызларның барысына да туры килә бу сүзләр. Үзегезне саклагыз, исән-сау гына була күрегез, гүзәл затлар. Сез – безнең горурлыгыбыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia