Әлмәт районы музеенда якыннары махсус хәрби операциядә булганнар өчен очрашу узды
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре матур чара оештырган.
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илен, туган ягының геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре «Музейда Яңа ел» исеме белән түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды. Очрашуда хәрби хәрәкәттә катнашучы ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балалары, әниләре катнашты. Үзара җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, аларның әти-әниләре улларының аларга бик кадерле булганнарын, “Сугышчылар исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар” дигән изге теләкләрен җиткерделәр. Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.
Шушы жылы очрашуны ямьләндереп, очрашудагы һәр гаиләгә яңа ел бүләге ясаган авылдашыбыз Равилов Радик Әгъләм улына рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә Елховой музее хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia