Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

9 декабрьдә без мөһим вакыйганы – Ватан Геройлары көнен билгеләп үттек

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә Федераль закон белән расланды.

Ватаныбызны яклауда батырлык һәм каһарманлык күрсәткән һәркем хөрмәткә, игътибарга, җылы сүзгә лаек.
Бу мөһим датаны каршылап, мәктәбебездә җиденче сыйныф укучыларын «Юнармия» сафла-рына кабул итү тантанасы булды.
Без бу тантанага мәктәбе-безнең элеккеге укучысы, махсус хәрби операциядә катнашып «Батырлык ордены» дәүләт бүләгенә лаек булган Альберт Атлас улы Ибраһимовны чакырдык. Ул укучыларга МХО зонасындагы хәрби хезмәте, көн саен очрашкан кыенлыклары һәм сынаулары турында, иң мөһиме, дуслык, үзара ярдәм һәм хәрби бурычка тугрылыкның бәяләп бетергесез мөһимлеге турында сөйләде. 
Бу – тарихның яңа этабы. Беркем дә бу дөньяга герой булып тумый. Тормыш, язмыш сынаулары гади генә егетләрне герой итә. Туган җирне ярату, үзеңдә башкалар өчен җаваплылык хисе тою, биргән хәрби антны үтәү – язмышның сине сынавы. 
Укучылар сугыш утын кичеп кайткан батырны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 
Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга багышлап ясалган стендны, видеоязмаларны бик игътибар белән карады. 
Альберт Ибраһимов шулай ук мәктәп музеенда да булды. «Әлмәт таңнары» газета-сында басылып чыккан язмада үзенең дустын күргәч шатлыгын яшерә алмады. Әйе, сугышчан дуслыкның кадерен үзе ут астында булмаганнар аңламыйлардыр инде. Альберт абыйлары укучыларны үзенең иптәше белән дә таныштырды, аның турында да сөйләде
Альберт Ибраһимов мәктәпне бик сагынып килгән иде. Үзе укып чыккан мәктәпнең һәр сыйныф бүлмәсендә, шаян, шук мәктәп еллары узган һәр почмагында булып хәтерен яңартты. 
Чарада катнашкан барлык укучыларга һәм оештырган укытучыларга, безнең герое-бызга зур рәхмәт.
Ватаныбызны якларга әзер булуыгыз - һәрберебез өчен үрнәк. Илләргә иминлек, тынычлык телибез.

Гөлнур Миннегалимова, 
туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, 
Мәмәт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса