Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Ватан Геройлары көне уңаеннан 7 нче мәктәптә «Безнең заман геройлары» очрашуы булды

Әлеге истәлекле дата югары дәүләт бүләкләренә лаек булганнарга хөрмәт символы булып тора.

Ватан Геройлары көне уңаеннан 7 нче мәктәптә «Безнең заман геройлары» очрашуы булды

Әлеге истәлекле дата югары дәүләт бүләкләренә лаек булганнарга хөрмәт символы булып тора. Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операция (МХО) һәм локаль конфликтларда катнашучылар турында хәтерне саклау, яңарту көне.
Безнең мәктәп яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, ил дәшкән чагында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән укучыларыбызның истәлеген кадерләп саклау буенча төрле чаралар үткәрә, очрашулар оештыра. Бу эштә ата-аналар комитеты да читтә калмый. 
Ватан Геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә «Безнең заман геройлары» дип аталган бик тә җылы очрашу булды. Очрашуда соңгы елларда МХОдагы егетләр язмышын чагылдырган шигырьләре, җырлары, чәчмә әсәрләре белән укучыларыбыз күңеленә үтеп кергән язучы Рәфкать Шаһиев һәм волонтер Татьяна Торговкина катнаштылар. 
Укучылар әлеге көнгә бик дулкынланып, шул ук вакытта яратып, теләп әзерләнделәр. Шәһәр җирлегендәге рус мохитында тәрбияләнүче укучыларга татар телендә иҗат ителгән әсәрләр бик җылы һәм нык тәэсир итә. Ни әйтсәң дә күбесенең туган теле – татар теле. Аннан, әсәрнең эчтәлеге, бүгенге көн кадагына суккан темаларның күтәрелүе дә укучыларга башкача йогынты ясый, чөнки аларда көн вакый-гасы чагылыш тапкан. 
Рәфкать Шаһиев Ватанны саклауның мөһимлеген искә төшереп үзенең иҗаты белән уртаклашты, балалар арасында җанлы резонанс уятты. Балалар яраткан җырларын башкардылар, Рәфкать абыйла-рының шигырьләрен укыдылар, сораулар бирделәр.
Кичәнең тагын бер якты мизгеле – Ватанны саклау-чыларга битараф булмаган, аларга һәрдаим ярдәм итүче Татьяна Раисовна белән очрашу иде. Ире белән бергә ул безнең солдатларга кирәк-яракларны үз өендә ясый. Тыйнак, ләкин һәр эшне җан җылысын биреп башкаручы әлеге ханымны тыңлаганда, күңелгә «Яхшылык бар бит әле җирдә!» дигән уй килә. 
Кызганычка каршы, хәрби операцияләр югалтуларсыз үтми. Кайчандыр яраткан мәктәбебездә укыган балаларыбызны да читләтеп үтмәде. Сергей Волков, Алексей Хәсәнов, Раил Максимов, Эмиль Гыйматдинов кебек каһарманнарның исемнәрен атап, исемнәре аталмыйча бүгенге тыныч тормыш өчен башларын салган егетләрне бер минут тынлык белән искә алдык. Менә алар безнең заман геройлары!
Чарада мәктәп директоры Илнур Хаҗит улы Шәрипов, ата-аналар комитеты рәисе Алена Рубан да катнашты. 
Әлеге очрашу укучылар күңелендә эзсез калмас.. 
Флүзә Рәшитова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 
7 нче мәктәп, Әлмәт шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса