Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Язмышына язылганны үтәп чыгарга әзер

Махсус хәрби операция геройлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Чираттагы каһарманыбыз – Айдар Сәйфетдинов. Батыр якташыбыз алгы сызыкта булганда каты яраланып, ике аягын югалткан. 
– Махсус хәрби операция зонасына икеләнмичә киттем, чөнки мин илебез иминлеген якларга тулысы белән әзер идем. Яшьтән үк спорт белән мавыктым, шуңа күрә дә физик яктан нык булуым миңа алгы сызыкта бик нык ярдәм итте. Әлбәттә, баштарак бераз кыен булды. Гади тормыштан хәрби шартларга эләккәч, солдат шулпасын эчәргә, блиндажда йокларга, ике-өч атнага бер мәртәбә душ керергә, шул рәвешле фронт шартларына әкренләп күнегергә туры килде килүен. Шулай да сынатырга исәп юк иде. Нинди хәрби бурыч куелса да, намус белән үтәргә тырыштык. Бер елдан соң инде мине отделение командиры итеп билгеләп куйдылар. Төрле хәлләр булды, ләкин шушы соңгы яралануым минем тормышымны бөтенләй икенче якка әйләндерде дисәм дә була. Төнге обход ясаганда булды ул. Мин үзем бик сизгер. Дрон атакаларын күп күрергә һәм кире кайтарырга туры килде, ләкин бу очракта дрон белән идарә итүче минем траекторияне чамаларга  өлгерде. Күңелем, җаным-тәнем белән ничек кенә тырышсам да, пехотага каршы минадан котыла алмадым.  Дронның өстемдә безелдәгәнен дә ишеттем, ул якыная барды – димәк, боеприпасын ташларга җыена. Шунда кинәт кенә әйләнә-тирәдә тынлык урнашты һәм мин бу урыннан тизрәк китәргә кирәген аңладым, тик соң иде инде... Мина алдыма ук килеп төшеп шартлады, шул чак уң аягымнан җылы кан ага башлаганын сиздем. Тиз арада кулыма жгут алып бәйләргә, канны туктатырга теләдем, тик жгут никтер бәйләнми, аяк аркылы шуып чыга да китә. Шунда кычкырырга тотындым. Бәхетемә, иптәшләрем мине ишеттеләр – йөгереп килделәр, яраларымны бәйләргә тотындылар. Алга таба госпитальгә озаттылар. Комада ятарга туры килде. Реабилитация узу да бик авыр булды. Ике аягымны югалтсам да, рухи яктан сынарга, бирешергә уйламадым. Төшенкелеккә бирелмәүдә тормыш иптәшемнең роле чиксез зур. Ул – минем таянычым, дустым, сөекле ярдәмчем. Аннан башка алдагы тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Сөйгәнем мине МХО га озатты, көтте, яраланганымны белгәч, госпитальгә килде, гел янымда булды. Ике арада элемтә дә озак кына булмый торды бит. Ул мине үзе эзләп тапты, мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Хәзер инде без киләчәккә планнар корабыз, балалар турында хыялланабыз, – дип искә алды Айдар.
– Беләсезме, берара барлык авырлыклар инде артта калган кебек булганда, протезларга басып йөри алмаячакмындыр дигән уй мине баштан аяк каплады. Бөтенләй куркуга калдым. Әлеге халәтемнән чыгарга хатыным һәм “Ватан сакчылары” фонды координаторлары ярдәм итте. Хәзер бар да яхшы. Мин үземне хәзер нинди – шулай кабул итәм һәм язмышыма язылганны ахыргача үтәп чыгарга әзер 
дип әйтә алам, – ди МХО каһарманы. 
Бүген батыр йөрәкле, курку белмәс әлмәтленең күкрәгендә дәүләт бүләкләре балкый.  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын, «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы» медален,  Батырлык орденын якташыбыз кадерләп саклый. 
– Бүләкләр күп, алар кадерле, ләкин алардан да кадерлерәге – ул минем тормыш иптәшем. Бүген мин аның алдында башымны иеп, чиксез рәхмәтләремне юллыйм, – шушындый хис-тойгылары белән уртаклашты Айдар Сәйфетдинов.
Мазсус хәрби операция героена алдагы тормы-шында ныклык, сабырлык һәм тормыш иптәше белән тигез, матур гомер теләп калабыз. Без синең белән горурланабыз, Айдар. Нык бул, һичкайчан бирешмә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса