Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция катнашучысы әлмәтлеләргә хәрби һөнәрләр турында сөйләде

Әлмәтнең 12 нче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары хәрби белгечлекләр белән таныштылар.

Махсус хәрби операция  катнашучысы әлмәтлеләргә хәрби һөнәрләр турында сөйләде

Әлмәтнең 12 нче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары хәрби белгечлекләр белән таныштылар-уку йортында Санкт – Петербургтан Михайлов хәрби артиллерия академиясе курсантлары белән очрашу узды. Алар белән бергә махсус хәрби операция ветераны Александр Константинов та аралашты.
 
"Агитацияне укучыларны кызыксындыру, үзләрен күрсәтү өчен үткәрәм-киләчәктә алар офицер була алачак бит",- курсант Руслан Бударин.
Хәрби училищега керү өчен мәҗбүри фәннәр һәм җәмгыять белеме буенча БДИны уңышлы тапшырырга, физик әзерлек һәм сәламәтлек яхшы булырга тиеш. Әмма иң мөһиме – Ватанга хезмәт итү теләге.
Әлмәт районы хәрби комиссариатының әйдәп баручы белгеч-эксперты, махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Константинов мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклады.
«Без укучыларга хәрби хезмәтнең уңай һәм тискәре яклары, ташламалар, оборона министрлыгы югары уку йортларында укуның абруе һәм бүген моның никадәр актуаль булуы турында сөйләү өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәрәбез», – диде ул.
Константинов оборона министрлыгы белән контрактны МХО башланганчы ук төзегән. Ярты ел хезмәт иткәннән соң яралана, озак вакыт тернәкләнә һәм сафка кайта – бүген ул яшьләргә аңлы рәвештә һөнәр сайларга ярдәм итә.
"Мин моны яхшырак, кыюрак, батыррак булу мөмкинлеге дип санадым. Бу чын ир-ат һөнәре", - ди ул.
Югары сыйныф укучылары өчен югары уку йортларына керү ерак түгел, һәм киләчәген погоннарда күрүчеләргә хәзер үк әзерләнергә кирәк – спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлекне ныгытырга һәм билгеләрне яхшыртырга.
https://www.tatar-inform.ru/news/eto-budushhee-ucastnik-svo-i-kursanty-rasskazali-almetevcam-o-voennyx-professiyax-6004391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса