Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция геройлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез

Бүгенге язмабыз Глеб Геннадьевич Меркуловка багышлана.

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашкан МХО ветераны Әлмәт җирлегендә стажировка узды. Аның остазы - район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзе булды. Шушы көннәрдә каһарман үзенең эшчәнлегенә йомгак ясады. Мәгълүм булганча, Глеб Меркулов муниципалитет эшчәнлеге белән якыннан танышты, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып барды, бик күп очрашуларда катнашты. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аның үз фикере, үз тәкъдимнәре бар. Һәрбер мәсьәләгә дә ул үзенең тормыш юлыннан, үзе куйган максатлардан чыгып якын килә.

– Хәрби хезмәт – кечкенә чактан ук булган хыялым иде. Бабам Бөек Ватан сугышында катнашканга күрәдер дә, илебез иминлеген саклау минем өчен иң зур вазифа дип кабул ителде. Теләгем – хәрби училищега укырга керү иде, тик бар да башкачарак килеп чыкты. Армиядә булдым, 2013 елда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзедем. Хезмәт итү вакытында ике тапкыр Сириядә булырга туры килде. Ә инде 2022 елда МХОга киттем. Анда җирле халыкны эвакуацияләүдә катнаштым. Ул чордагы истәлекләр күңелемдә мәңге сакланыр. Балаларны, өлкәннәрне куркынычсыз урынга күчергәннән соң алган хис-кичерешләрне оныту мөмкин түгел. Алар өчен барыбыз да куана идек. Шуны да әйтәсем килә – миңа янымда тәҗрибәле хезмәттәшләрем булуы да авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Алар мине хәрби өлкәгә кагылышлы күп нәрсәгә өйрәттеләр. Бу үзенә күрә бик мөһим. Бүгенге көндә мин үземне дә тәҗрибәле хәрби дип саныйм, чөнки 14 елымны әлеге өлкәгә багышладым, – дип таныштырды үзе белән каһарман.

Хәрби бурычын үтәгәндә каты яраланнан соң  Глеб Меркуловны госпитальгә озаталар. Биредә ул дәвалана, соңыннан реабилитация уза.  Шушы вакыт эчендә героебыз бик күп төрле дәүләт бүләкләренә дә ия була. Аның күкрәгендә бүген «Диңгез пехотасы ветераны» истәлекле билгесе, «Кырымны кире кайтарган өчен», «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен», «Сириядәге хәрби операциядә катнашкан өчен», «Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә уздырылган парадта катнашкан өчен», «Батырлык өчен» медальләре һәм «Хәрби хезмәт өчен» билгесе балкып тора. 

– Бүгенге көндә минем төп максатым - хәрбиләргә ярдәм күрсәтү һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген саклау, шулай ук яшьләрдә ныклы гражданлык позициясе һәм ватаныбызга карата җаваплылык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Муниципалитетта район җитәкчесе кулы астында алган эш тәҗрибәмне, һичшиксез, нәтиҗәле итеп кулланырга тырышачакмын, – дип ассызыклады МХО ветераны.

Каһарманга киләчәк эш-чәнлегендә зур уңышлар, ә тормышында иминлек теләп калабыз. Глеб Меркулов кебек шәхесләр арабызда булуы үзе бер горурлык бит ул.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса