Әлмәттә махсус хәрби операция сугышчысы белән батырлык дәресе узды
Ачык әңгәмә форматында укучылар сораулар бирделәр һәм аңардан шәхси үгет-нәсыйхәтләр алдылар. Әңгәмә җанлы һәм эчтәлекле булды, балаларда көчле тәэсир калдырды.
Әлмәттә махсус хәрби операция сугышчысы белән батырлык дәресе узды
Әлмәтнең 13нче мәктәбендә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көненә багышланган Батырлык дәресе узды.
Чараның мактаулы кунагы мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Илюхин булды.
Ачык әңгәмә форматында укучылар сораулар бирделәр һәм аңардан шәхси үгет-нәсыйхәтләр алдылар. Әңгәмә җанлы һәм эчтәлекле булды, балаларда көчле тәэсир калдырды.
Әлмәт районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, дәрестә Ватанны саклаучыларга ярдәм итү темасына аерым игътибар бирелгән. Татарстан Республикасы, шул исәптән Әлмәт районы, алгы сызыктагы хәрбиләргә актив ярдәм итә һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре өчен гуманитар йөк җыюда катнаша.
Фото: ӘМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia