Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә махсус хәрби операция ветераны тавыш бирде

Газетабызның якын дусты, «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре иясе Алексей Нестеров Урсалыдагы 770 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Кыюлык һәм җиңү рухы: МХО ветераны тавыш бирде

 

Газетабызның якын дусты, "Кыюлык өчен", "Хәрби батырлык өчен" медальләре иясе Алексей Нестеров  Урсалыдагы 770 нче сайлау  участогында тавыш бирде. Республикабыз һәм Әлмәт җирлеге өчен мөһим булган вакыйгада ул гаиләсе белән бергә катнашты.
Алексей Нестеров 2022 елда мобилизацияләнгәннән соң Херсон өлкәсендә илебез иминлеген саклаган. Алгы сызыкта булганда каты яраланып, бер аягын югалткан.  Башта Херсон өлкәсендәге госпитальдә, Севастопольдә, соңыннан Санкт-Петербургта дәваланган, реабилитация узган. Бүгенге көндә МХО ветераны районыбыздагы җәмәгать эшләрендә һәм спорт ярышларында  актив катнаша. 
Батыр сугышчы үзенең оптимистлыгы, кешеләргә булган уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Алексей Әлмәтнең 16 нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иткән, Камчаткада чик сакчысы булган. Аннан соң 12 елдан артык Әлмәт электр челтәрләрендә электрик булып эшләгән.  2022 елда Алексей Нестеров «Ремтехсервис» җәмгыятенә эшкә урнаша. МХО зонасына да шушыннан китә. Бүгенге көндә дә ул биредә хезмәт куюын дәвам итә. 
-Мин ил куркыныч астында булганда читтә кала алмадым, һәм бүген дә читтә кала алмыйм. Сайлауларда катнашу-гражданның шундый ук бурычы. Безнең районның һәм республиканың киләчәге һәркемнең тавышына бәйле икәнен үз үрнәгең белән күрсәтү мөһим", - дип уртаклашты Алексей Нестеров  бюллетеньне тавыш бирү  әрҗәсенә төшергәннән соң.
Хезмәт вакытында сугышчыга ерактан ярдәм иткән һәм аның өйгә кайтуына шатланган  гаиләсе бүген дә аның белән горурлана. Алексей Александрович Нестеров  якташлары өчен ныклык, батырлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итүнең чын үрнәге булып тора.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса