Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашкан әлмәтле Алексей Васюткин: Улымны да курку белмәс батыр егет итеп үстерергә тырышачакмын

Әлмәт егете Алексей Васюткин 2022 елның 28 октябре көнне мобилизацияләнә. Хәрби позицияләргә сугышчы нәкъ Яңа ел алдыннан килеп эләгә

 

 

Әлмәт егете Алексей Васюткин 2022 елның 28 октябре көнне мобилизацияләнә. Хәрби позицияләргә сугышчы нәкъ Яңа ел алдыннан килеп эләгә

Махсус хәрби операция каһарманнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

– Баштарак ничектер авыррак тоелды. Безгә Яңа ел төнендә бер позициядән икенчесенә кадәр 4 километр ераклыкны узарга кирәк иде. Әлбәттә, ут ядрәсе астына эләгү сәбәпле, әлеге араны узу катлаулы булды. Хезмәттәш егетләр белән бер-беребезгә ярдәмгә килеп, барлык авырлыкларны кичеп үттек ул юлны, – дип искә ала сугышчы.

Алексей махсус хәрби операциягә киткән чорда аның тормыш иптәше Анна йөкле булып кала.

– Без яшьтән үк гел бергә булдык. Гаиләбезне дә туйлар уздырмыйча, купшы күлмәкләр кимичә генә төзегән идек. Алексей махсус хәрби операциягә киткәндә авырлы икәнемне белдем. Хәзер инде миңа ирем турында да, туачак балам турында да кайгыртырга туры киләчәген аңладым. Мин төшенкелеккә бирелеп утыра торган кеше түгел. Вакыт уза торды. Әле шул гуманитар йөк әзерләүдә булышып, посылкалар җибәреп йөри торгач, көннәрнең ничек үткәне сизелмәде дип әйтергә була. Әлбәттә, Алексей өчен янып-көеп тордым. Ә инде сугышчан дуслары аның яраланганы турында хәбәр иткәч, дөресен әйткәндә, үземне кая куярга белмәдем, – дип искә ала Анна.

Алексей Васюткин үзенең алгы сызыкта ничек яралануы турында бик сөйләргә яратмаса да, ул вакыйганы искә төшереп алды.

– Алгы сызыкта хәрби бурычны үтәгәндә бер күзем яраланды. Авыр яра булып чыкты, күрми башладым. Шушы халәттә ике тәүлек дәвамында алгы сызыкта булырга туры килде. Ут астыннан мине алып чыккан Чита егетенә мәңге рәхмәтлемен. Аннан соң инде мине госпитальгә озаттылар. Дәваланырга туры килде. Бер күземнең күрмәгәнен хатынымнан яшерергә тырышсам да, барыбер белде. Ике ел ярым узганнан соң тыныч тормышка, гаиләм янына әйләнеп кайттым. Улым һәм тормыш иптәшем, якыннарым, дусларым ярдәмен тоеп яшим, – ди батыр сугышчы.

Махсус хәрби операция ветеранының сугышчан вакыйгаларны, хезмәттәшләрен сурәтләгән фотоальбомы бар. Ул альбомны кулына бик еш ала, истәлекләрен барлый.  «Кыюлык өчен» медален дә ул шуның эчендә кадерләп саклый.

– Улымны да курку белмәс батыр егет итеп үстерергә тырышачакмын. Туган илен саклау һәрбер ир-егетләрнең бурычы икәнен аңа төшендерә алсам, бик бәхетле булыр идем, – ди махсус хәрби операция каһарманы.

Алексей кебек илебез язмышын үз кулларына алып, авырлыкларны җиңеп чыккан каһарман якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Махсус хәрби операция ветеранына һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык, имин тормыш теләп каласы килә.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Фото: Павел Храмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса