Әлмәтле махсус хәрби операция катнашучылары арасында Татарстан рәисе кубогының көмеш призеры булды
Кубок финалы 4-5 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
Әлмәтле махсус хәрби операция катнашучылары арасында Татарстан рәисе кубогының көмеш призеры булды
Татарстан республикасы көнендә Түбән Каманың «Факел» спорт комплексында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында республика рәисе спорт кубогының йомгаклау этабы узды.
Армрестлинг буенча ярышларда республиканың 16 районыннан 46 спортчы катнашты, шуларның өчесе әлмәтлеләр.
Ярышлар ике үлчәү категориясендә узды. Турнир йомгаклары буенча үз үлчәү категориясендә Әлмәт егете Артем Ванюков икенче урынны алды.
Кубок этаплары июльдән августка кадәр барды һәм йөзү, өстәл теннисы, нардлар һәм армрестлинг буенча ярышларны үз эченә алды. Турнир Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән махсус хәрби операция катнашучыларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларны социальләштерү һәм спорт ярышлары аша интеграцияләү максатында үткәрелә.
Кубок финалы 4-5 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак, анда Әлмәттән 11 спортчы - махсус хәрби операция катнашучысы катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia