Язмыш сынавын кичергән «Малай»
МХО зонасында алгы сызыкта илебез иминлеген саклаучы якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Бүгенге язмабыз каһарманнарыбызның берсе – «Малай» позывнойлы сугышчы турында
МХО зонасында алгы сызыкта илебез иминлеген саклаучы якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң мобилизацияләнгән егетләрнең бүгенге язмышы күпләрне кызыксындыра. Өч ел дәвамында көрәшкәннән соң, каты яраланып, туган җиренә кайткан якташыбыз хатирәләре белән уртаклашты.
– Мобилизация игълан ителгәннән соң мине хәрби комиссариатка чакыртып алдылар. Чакыру килгән икән, димәк, мин туган илемә кирәк, димәк, мин барырга тиеш. Башка төр уйлар башыма кереп тә карамады. Җыендым, якыннарым белән саубуллаштым да чыгып киттем. Өйрәнүләр узганнан соң безне башта Луганскига җибәрделәр. Биредә азмы-күпме дәрәҗәдә тыныч иде. Бер елдан соң Донецкига күчерделәр. Биредә инде, әлбәттә, ачысын-төчесен шактый гына татырга туры килде. Мин үземнең хезмәтемне мотоукчылар гаскәрләрендә гади солдат булып башладым. Аннан инде отделение командиры итеп билгеләп куйдылар. Төрле чаклар булды. Авыр вакытта дусларның ярдәме яшәргә көч-куәт бирде, анда шунсыз гомумән мөмкин түгел. Алгы сызыкта бар нәрсәне уйлап, бар нәрсәне күзәтеп, саклык белән эш итәргә кирәк. Шуңа да карамастан яралануым көтмәгәндә булды. Төннән иртәнгә таба куе гына томан төшеп, берни күренмәгән вакытта булды ул. Вазифам хезмәттәшләрем белән яралыларны, һәлак булганнарны яу кырыннан алып чыгу, егетләрне азык-төлек, су белән тәэмин итү булганлыктан, һәрвакыттагыча эшкә керештек. Иртәнге сәгать өчләрдә пилотсыз очкычлар күзәтелми, бар да элеккечә. Шулай барганда кинәт кенә аягым белән минага басканымны сизми дә калдым. Калганы инде төштәге кебек – шартлау тавышы, үзәк өзгеч авыртудан аңымны югалтканмын. Аңыма килеп, яралы урыннарымны бинт белән каты итеп кысып бәйләдем дә, алга таба шуыша башладым. Ярый әле янымда хезмәттәшем, дустым булган. Ул булмаса, бәлки, мин исән дә калмаган булыр идем, мөгаен. Дустым мине үзенең җилкәсенә салып алып чыкты. Километр ярым ара шулай үтелде. Мин хезмәттәшемә, олы йөрәкле дустыма гомерем буена рәхмәтле, – дип искә алды сугышчы.
«Малай» госпитальдә реабилитация узган чорда да фронттагы дуслары белән элемтәне өзмәгән. Алгы сызыкта күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз дәүләт бүләкләренә ия булган. Ул үзенең истәлекле медальләре белән горурлана. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медален дә тапшырганнар батыр егеткә. Туган ягына кайткан егет бүгенге көндә гаилә кора, туйга әзерләнә.
– Яу кырында булганда мин үземнең характерымны чыныктырдым, авырлыкларга түзәргә өйрәндем, күп кенә әйберләргә карашым, вакыйгаларга хис-тойгыларым үзгәрде. Алдагы тормышымны, язмышымны яңадан корып, җәмгыятькә файдалы, шәһәремә кирәкле кеше булып хезмәт итәргә телим. Дусларымның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәм, – дигән теләкләрен юллады «Малай». Каһарманны чын күңелдән гаиләле булуы белән кайнар котлыйбыз, имин һәм бәхетле тормыш телибез.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото: Евгений Лызаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia