Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» узды
Чара берничә этапта уза.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» старт алды
Татарстан спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы тарафыннан оештырылган зур вакыйга берничә этапта уза.
Кубокның беренче этабы 19 июльдә Әлмәттә узды. «Мирас» бассейнында йөзү буенча ярышлар булды.
2 августта эстафетаны Байлар Сабасы (өстәл теннисы), 9 августта Казан (нардлар), ә 30 августта Яр Чаллы (армрестлинг) кабул итәчәк. Футбол һәм волейбол матчларын уздыру урыны, шулай ук ядрә белән ату этапларының төгәл даталары өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.
Ярышларның максаты - махсус операциядә катнашучыларны спортка җәлеп итү, аларны социальләштерү һәм интеграцияләү, сәламәтлекне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән ветераннарны паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү.
Сайлап алу турнирлары республика районнарында июльдән августка кадәр узачак, ә финал ярышлары август ахыры – сентябрь башында Казанда узачак. Программага сигез дисциплина кертелгән: волейбол, футзал, армрестлинг, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм нардлар. Ишетү, күрү сәләте бозылган һәм сәламәтлеге буенча башка чикләүләр булган спортчылар өчен аерым зачетлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia