Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә махсус хәрби операция геройларына багышланган күргәзмә эшли

Узган сишәмбе вакыйгаларга бай булды.

 Иң дулкынландыргыч чараларның берсе калабызның картиналар галереясында МХО каһарманнарының тормышына һәм батырлыгына багышланган күргәзмә ачылу булды. «Геройларның гадәти көннәре» («Будни героев») күргәзмәсенең ачылуы  Ватанны саклаучылар елы кысаларында тормышка ашырылды. Экспозиция махсус хәрби операциядә катнашучы Әлмәт егетләренең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйли. Биредә 500 дән артык экспонат урнаштырылган. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз истәлеге һәм әһәмияте бар.

Сугышчыларның гаиләләре һәм хәрбиләрнең үзләренең тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәдә сугышчыларның портретлары, фотосурәтләре, документлары, шәхси әйберләре, шулай ук алгы сызыктан алып кайткан экспонатлар тәкъдим ителгән. Кайбер экспонатларны хәрбиләрнең якыннарына һәм туганнарына тапшырдылар. Һәлак булган геройларга багышланган стендлар аерым игътибарга лаек булды.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, сугышчыларның туганнары, хәрбиләр, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты. Гүзәл Хәбетдинова кайбер сугышчыларны сурәтләрдә таныганын, алар белән МХО зонасына гуманитар йөк илткәндә очрашканын билгеләп үтте.

– Бу гади фотосурәтләр һәм экспонатлар гына түгел – бу тере тарих һәм чын батырлык үрнәге. Без Ватанны саклаучы һәр якташыбыз белән горурланабыз һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз, – диде Гүзәл Мөдәрис кызы.

Рәсми өлеш тәмамлангач, теләге булган һәркем башкарма комитет җитәкчесе белән аралаша алды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, алар буенча профильле белгечләргә йөкләмәләр бирелде.

Күргәзмә 8 июльдән 31 июльгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле. Геройларның ничек яшәвен үз күзләре белән күрергә һәм аларның батырлыгына хөрмәт күрсәтергә теләге булганнар, рәхим итегез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса