Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә «Герой көннәре» күргәзмәсе ачылды

Күргәмә махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышланган.

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышланган «Герой көннәре» күргәзмәсе ачылды
 

Әлмәттә «Герой көннәре» күргәзмәсен ачу тантанасы булды, ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйли. Күргәзмә Ватанны саклаучылар елы кысаларында уза. 

Картиналар галереясендә урнашкан экспозициядә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче әлмәтлеләрнең портретлары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре бар. Аларның кайберләре Ватан өчен иң кадерлесен — гомерләрен биргәннәр. 

Чарада Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, геройларның туганнары, хәрбиләр, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты. Күргәзмәне карап чыкканда, җитәкче хәзер махсус хәрби операциядә булган сугышчыларны сурәтләреннән таныды, - алар белән ул махсус операция зонасында гуманитар ярдәм тапшыру вакытында очрашкан.

«Фотосурәтләр һәм экспонатлар – ул тере тарих һәм чын батырлык үрнәге. Без Ватанны саклаучы һәр якташыбыз белән горурланабыз һәм үз гомерләрен биргәннәрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз», — диде Гүзәл Хәбетдинова.

Экспозициядә 500дән артык әйбер бар: фотосурәтләр, махсу хәрби операция зонасыннан кайтарылган экспонатлар, сугышчыларның, хәрби хезмәткәрләрнең туганнары тапшырган документлары һәм шәхси әйберләре. Күргәзмәдә һәлак булган геройларга багышланган стендлар аерым урын алып тора. Бу стендлар янында һәрвакыт кеше күп: әлмәтлеләр фотоларны карый һәм күпләр күз яшьләрен тыя алмый.

«Герой көннәре» күргәзмәсе – солдатлар һәм аларның гаиләләре язмышы белән танышу, һәлак булганнарны искә алу һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул.

Рәсми өлеш азагында теләгән һәркем җитәкче янына үзе килеп шәхси сораулар бирә алды. Гүзәл Хәбетдинова барысын да игътибар белән тыңлады һәм  йөкләмәләр бирде.

Әлмәт картиналар галереясендәге күргәзмәне теләгән һәркем карый ала – керү ирекле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса