Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә һәлак булган сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әлмәт администрация бинасында иртә махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлыктан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәлак булган сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләр арасында - IV дәрәҗә Георгий хачы, Батырлык ордены, «Батырлык өчен», «Жуков» медальләре һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре.

Геройларның туганнарына мөрәҗәгать итеп, Гүзәл Хәбетдинова якыннарының кайгысын уртаклашты, батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса