Махсус хәрби операция катнашучы әлмәтлеләрне Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләделәр
Әлмәт районында җыелган чираттагы ярдәм партиясе махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә тапшырылды.
Махсус хәрби операция катнашучы әлмәтлеләрне Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләделәр
Әлмәт районында җыелган чираттагы ярдәм партиясе махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә тапшырылды. Бу инде Әлмәттән 47 нче гуманитар конвой.
Йөк шундук шәхси составны сынау һәм өйрәтү өчен бүлекчә полигонына китерелде. Полк командованиесе белән килешү буенча, берничә берәмлек БПЛА алар белән идарә итүдә махсуслашкан Әлмәт хәрбиләренә адреслы тапшырылды. Моннан тыш, сугышчылар исемле посылкалар алдылар.
Йөкне җибәрүне Әлмәт шәһәр Советы депутаты, мобилизацияләнгәннәргә һәм волонтерларга ярдәм итү буенча штаб начальнигы урынбасары Вячеслав Колотовкин һәм Әлмәт шәһәр Советы депутаты Рамил Закиров озатты.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм штабы эшләвен дәвам итә. Ярдәм сорап 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча һәркөнне 8:00 – 20:00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа