Махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтле: йөрәгемдә патриотлык хисе яши
Чираттагы язмабызны «Еж» позывнойлы Әлмәт егетенә багышлыйбыз.
Якташларыбызның махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары сокландыра, горурландыра
Чираттагы язмабызны «Еж» позывнойлы Әлмәт егетенә багышлыйбыз.
Сугыш кырында каты яраланып, ике аягын югалткан әлеге хәрбинең какшамас рухы, сабырлыгы, тормышка булган оптимистик карашы таң калдыра. Бүгенге көндә хәрби яшьләргә патриотик тәрбия бирә һәм штабта волонтерлык эшен алып бара.
– 2023 елның июлендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп махсус хәрби операциягә илебез иминлеген сакларга киттем. Мобилизация башланган чорда мин Себердә эшли идем. Инде шул ук елны китмәкче идем, барып кына чыкмады. Ә инде контракт төзеп хезмәт итә башлагач, мине штурм разведкасы отрядына пилотсыз очкыч аппаратлар операторы итеп билгеләделәр. Беләсезме, мин кадет булган чорда ук хәрби белемнәрнең кайчан да булса кирәк булачагына ышана идем. Шулай булды да. Аннан йөрәгемдә патриотлык хисе яши. Бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан бит, ул минем өчен үрнәк булды. Минем бик тә аның кебек буласым килә иде. Әлбәттә, уйлар, хыяллар, теләкләр – бер нәрсә, ә менә фронтка килгәч авырлыклар белән күзгә-күз очраша башлыйсың икән. Минем белән дә шулай булды. Алгы сызыкта булганда контузия дә алдым, яраландым да, ләкин рухымны сындырмадым, төшенкелеккә бирелмәдем. Тормышка оптимизм белән карарга тырышам, бар нәрсәдә дә уңай яклар эзлим. Аннан минем гаиләм бар бит әле – кызым, улым. Алар турында уйлыйм да күңелем тынычлана. Шулай да бу соңгы алган яраларым бик авыр булды. Яшеренергә өлгерми калдым һәм ут астына эләктем. Аякларымның сөягенә кадәр ядрә үтеп кереп чәрдәкләгәнен үзем үк сизеп яттым. Батальон егетләре йөгереп килеп, мине сөйрәп алып чыкканнарын хәтерлим. 8 километрлап шулай алып бардылар. Хәлем ул вакытта бик авыр иде. Аннан 4 айлап госпитальдә дәваландым, реабилитация уздым. Ничек булса шулай булды – үземне яңа халәттә кабул итәргә өйрәндем. Гаиләм бик ярдәм итте, – дип сугыш хатирәләре белән уртаклашты хәрби.
Алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен әлмәтлене «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр. Хәрби бүгенге көндә протезлаштыру этабын уза, хәзергә аның төп ярдәмчесе – электроколяска.
– Протезларда җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Алга куелган планнарны тормышка ашырасы бар бит әле. Аннан мин «Ышанычлы тыл» штабы волонтеры да бит. Күп йөрергә, хәрәкәтләнергә туры киләчәк, – ди ул.
Каһарманга сәламәтлек, үзенә һәм гаиләсенә имин тормыш теләп калабыз. Рух ныклыгын сакла, сынауларга бирешмә, батыр солдат.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа