Әлмәт Сабантуенда контракт хезмәтенә сайлап алу өчен мобиль пункт урнаштырдылар
Сораулары булганнар аларга җавап алды.
Әлмәт Сабантуенда контракт хезмәтенә сайлап алу өчен мобиль пункт урнаштырдылар
Сабантуйда Әлмәт халкына һәм кунакларына мишеньгә атарга, автоматны сүтеп җыярга тәкъдим иттеләр. Монда мобиль палатка урнаштырганнар – контракт хезмәтенә сайлап алу пункты. Кызыксынган затларга шартлар турында сөйләделәр, шулай ук беренчел сайлап алу уздырдылар.
Бүген контракт буенча хезмәт 2,5 млн сумнан түләү тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы буенча бер тапкыр бирелә торган түләү 2,5 млн сум тәшкил итә, монда республикадан 2,1 млн сум һәм 400 мең сум – оборона министрлыгы түләве.
Шулай ук Африка корпусына контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыю дәвам итә. Теләгән һәркем мобиль сайлау пунктында нечкәлекләр белән кызыксына алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа