Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашкан беренче музыкаль коллектив чыгыш ясаячак
Әлеге уникаль проект «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә булдырылган һәм музыкаль новеллалар аша Ватанны саклау турында беренче авыздан реаль тарихлар сөйләячәк.
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашкан беренче музыкаль коллектив чыгыш ясаячак
6 июнь көнне 18:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда махсус хәрби операция катнашучыларының музыкаль коллективы – «Добробат» төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге уникаль проект «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә булдырылган һәм музыкаль новеллалар аша Ватанны саклау турында беренче авыздан реаль тарихлар сөйләячәк.
Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү, җәмгыятьне патриотизм тирәсендә берләштерү һәм хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү.
Керү ирекле.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа