Тауга менүгә рөхсәт алынган инде.
Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучы Артем Ванюков Эльбрус тавына менәргә әзерләнә башлады. 21 майдан ул 4,1 мең метр биеклектә климатлаштыру уза. Күтәрелүгә рөхсәт алынган инде-ул 27 майдан 28 майга каршы төндә тау башына менәргә планлаштыра. "Мин хәзер 4,1 мең метр биеклектә, минем артымда - Эльбрус. Төнлә без күтәрелә башлыйбыз. Әлмәткә сәлам әйтәм, ярдәмегез өчен рәхмәт. Уңышлар теләгез! Монда һава искиткеч - чиста, саф, баш әйләнә», — дип уртаклашты Артем.
Хезмәттән тыш, Артем җәмәгать тормышында да актив катнаша: ул «Батырлар» республика программасында катнашучылар рәтенә керә һәм бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советына депутатлыкка тәкъдим ителә.