Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яратып башкарган эш күңелгә ял бирә

«Ак канат»та бар да ак булсын өчен анда эшләүче ханымнарга шактый тырышырга кирәк.

Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче хатын-кызлар һәркемдә соклану уята. Бүгенге язмам авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче гүзәл затлар - Илһамия Гарипова һәм Эльмира Хаҗиева турында.

 Бу ханымнар икесе дә Югары Мактамадагы «Ак канат» фермер хуҗалыгында хезмәт куялар. Алар икесе дә түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар.

Илһамия Гарипова «Ак канат» хуҗалыгына Колшә-риптән килеп эшләп йөри. Ун ел эшләгәннән соң берара  китеп тә алган булган, тик шулай да күңеле түзмәгән - кабат кайтырга булган. Сарман районы Дүсем авылында туып-үскән кыз мәктәптән соң тракторлар-шоферлар курсын тәмамлый, аннан соң Токарликов хуҗалыгында эшли, бозаулар карый.

- Авылда үскәч, шул җирдә эшләргә, мал-туар, кош-корт арасында булырга яратам. Әле менә несушкаларны ашатабыз, эчертәбез, асларын чистартабыз. Март-апрель айларында сезон башланып китә - каз бәбкәләре чоры башлана. Бу бик җаваплы вакыт. Бәбкә үстерү - бик зур игътибар таләп итүче үтә дә нәзберек эш. Аларны сәгать саен ашатырга, эчертергә, кыскасы, бәбәйне караган сыман карарга кирәк. Эшебез җайланган инде, һәркем үз бурычын бик яхшы белә. Коллективыбыз да шәп. Ходайга шөкер, тормышым да көйләнгән, өч балам, онык-ларым бар - моннан да зур бәхет юктыр, мөгаен. Алга таба да шулай исән-сау булып, шулай матур яшәргә, бергә-бергә эшләргә язсын, - дип тели Илһамия ханым.

Аның изге теләкләренә хезмәттәш дусты Эльмира Хаҗиева да кушыла. Лениногорск районының Югары Чыршылы авылында туып-үскән булып чыкты ул. Тайсуган килене. «Ак канат»та 2016 елдан бирле эшли икән. Тормышында бу көчле рухлы ханымга ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Олы улы һәм тормыш иптәше вафат
булган.

- Әйе, шундый хәсрәтләр күрдем инде. Шулай да бүген мин үземне иң бәхетле әби дип саныйм - кызым бүләк иткән алты оныгым өчен куанып яшим. Күңелем эшкә ашкынып тора. Иртәнге җидедән эшкә тотынабыз. Трактор белән капчыкларга тутырып пычкы чүбе алып кайтабыз, шуны кетәклеккә таратабыз. Чебиләр гел караулы. Сезон башланырга да күп калмады. Безнең фермада «Линда» токымлы казлар үрчетелә. Ул токым безнең як шартларына яраклашкан. Татар халкы шушы токымлы казларга күнеккән, танып беләләр, бик яратып алалар. Казларыбыз чиста-пөхтә шартларда үссен өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырабыз - тораклары коры, ашаулары, эчәр сулары да җитәрлек, - дип аңлатты Эльмира.

Үз эшләренең осталары булган бу ике ханымга да исәнлек-саулык теләп каласы һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Гаилә-ләрегездә һәрвакыт иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен, кызлар. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы сезгә һәм булган бар теләкләрегез чынга ашсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса