Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

ӘЛМӘТ ТЕАТРЫНДА УНИКАЛЬ ВАКЫЙГА

Тиздән Әлмәттә hәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында уникаль вакыйга – Әлмәт театры бинасында беренче тапкыр Бәби-театр ачыла!

Театр елына багышланган беренче премьера нәни тамашачылар hәм әти-әниләр өчен 31 мартта 15 сәгатьтә башлана!
Бәби-театрның уникальлеге исемендә үк яңгырый. Бәби-спектакльне күрер өчен 5 төп сәбәп:

  • Интерактив Бәби Театр иң кечкенә тамашачылар өчен махсус оештырылган. Нәниләр һәм әниләр өчен спектакльләр кече залда уза.
  • Спектакльнең сюжеты уен формасында тәкъдим ителә. Тамаша залында утыргычлар урынына мендәрләр, пледлар, уенчыклар. Нәни сабыйлар йомшак мендәрләрдә урнаша яисә йөри алалар.
  • Спектакль 30-40 минуттан да артмый. Сабыйларга аңлаешлы сюжет күңелле аралашу һәм мавыктыгргыч уеннар белән баетылган. Спектакльне караганда балалар күңелсезләнергә яки арырга өлгермәячәк.
  • Спектакльнең гадәттәгечә сәхнәдә түгел, ә тамашачылар белән янәшә уйналуы нәниләргә яңа кичерешләр бүләк итә.​
  • Интерактив уеннарны балалар аеруча ярата. Нәни тамашачылар гади һәм аңлаешлы формада моториканы, координацияне, логиканы үстерә ала.Мондый шартларда хәтта иң оялчан балалар да үзләрен уңайлы хис итәчәк. Ә бәлки әле уен белән баетылган спектакль вакытында яңа дуслар белән дә танышырлар?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса