Керү ирекле.
Әлмәтлеләрне ишегалды бәйрәмнәренә чакыралар
Керү ирекле.
Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган территорияләрне ачуга багышланган вакыйгалар сериясе узачак. Халыкны күңел ачу программасы, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар һәм концертлар көтә. Бу хакта «Татарстанда җәй» проектының рәсми порталында әйтелә.
Расписание:
· 11 август – Достоевский урамы, 21;
· 12 август – Кыяткина ур., 6, Ямаши авылы;
· 13 август – Галиев, 25;
· 18 август – Зарипов урамы, 33;
· 20 август – Ленин урамы, 201;
· 25 август – Ленин урамы, 187;
· 28 август – Шевченко, 164;
· 19 сентябрь – Ленин урамы, 171.
Барлык бәйрәмнәр дә 17:30 сәгатьтә старт ала. Вакыйгаларга керү бушлай.