Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Россия көненә бәйрәм программасы

Россия көне-хәзерге дәүләтнең туган көнен, илнең суверенитетын һәм чәчәк атуын символлаштырган бәйрәм. Ел саен ул 12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданы өчен аерым әһәмияткә ия.

Россия көне хөрмәтенә яшьләр үзәге мәйданчыгында бәйрәм чаралары планлаштырылган.

Программада: «Россия триколоры» акциясе кысаларында шәһәр халкына яшьләр үзәге мәйданчыгында Россия триколоры төсләрендәге тасмалар таратылачак.

Тематик мастер-класслар белән интерактив зона эшләячәк.

14 яшькә җиткән Әлмәт егетләренә һәм кызларына паспортлар тапшыру тантанасы. Дәүләт бәйрәме көнендә Россиянең яшь гражданнарына 66 паспорт тапшыру планлаштырыла.

Әлмәт халкы «Россия флагы» велосипед заездында катнаша алачак, ул Ленин урамындагы велосипед юллары буенча була: Яшьләр үзәге – «Каракүз» мәйданы – Яшьләр үзәге.

Бәйрәм концерты программасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса