Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә Полина Гагарина, «Любэ» һәм «Моя Мишель» чыгыш ясаячак
Чара 2 сентябрьдә уза.
Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә җырчы Полина Гагарина, шулай ук «Моя Мишель» һәм «Любэ» төркемнәре чыгыш ясаячак. Чара 2 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сарае янында узачак. Бу хакта «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Шулай ук Әлмәт сәхнәсендә Раил Арсланов һәм «Рондо» рок-төркеме чыгыш ясаячак. Концерт 17:00 сәгатьтә башлана, ә 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак. 12+ яшь чикләве, керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа