Чарада теләгән һәркем катнаша ала.
Әлмәттә карга боткасы пешерәчәкләр. Музыкаль-театраль чара 5 апрельдә 17:30 сәгатьтә "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә узачак.
Бәйрәм тамашасын оештыруда Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары, Иске Суркино авылының фольклор коллективы катнашачак. Чара кунакларының чәй һәм ботка белән сыйлану мөмкинлеге булачак.