Россия Банкы финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы турында сораштыру үткәрә
Россия Банкы сораштыруы 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Регулятор гражданнарга һәм бизнес вәкилләренә банкларның онлайн-сервислары куркынычсызлыгыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуларын бәяләргә тәкъдим итә. Респондентлар җинаятьчеләрдән зыян күргән очракта кибермошенниклыкның нинди төрләре белән очрашулары һәм үз хокукларын яклау өчен кая мөрәҗәгать итүләре турында сөйләргә, шулай ук бу тема буенча башка сорауларга җавап бирергә мөмкиннәр.
Россия Банкы сораштыруы 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia