Урлау очрагында мөмкин кадәр тизрәк эш итә башлау мөһим
Россия Банкы зыян күрүчеләр мөмкин кадәр күбрәк үз банкларына гаризалар белән мөрәҗәгать итсеннәр һәм мошенниклар турындагы мәгълүмат мәгълүматлар базасына керсен өчен эшли.
Бу хакта бүген матбугат конференциясе барышында Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе-милли банк идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина хәбәр итте.
"Барыннан да элек банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу операция турындагы белешмәләрнең мәгълүматлар базасына эләгүе өчен кирәк. Аннары полициягә гариза язарга кирәк, барлык мөһим хәлләрне күрсәтеп: урлау кайчан булган, акчаны кемгә җибәргәннәр, кайсы банк аша һәм башкалар. Әлеге мәгълүматлар нигезендә эчке эшләр министрлыгы Мәгълүмат базасына төгәл сорау җибәрә һәм алучыны тизрәк билгели алачак», – дип аңлатты Нурания Хәйруллина.
Россия Банкы зыян күрүчеләр мөмкин кадәр күбрәк үз банкларына гаризалар белән мөрәҗәгать итсеннәр һәм мошенниклар турындагы мәгълүмат мәгълүматлар базасына керсен өчен эшли. Нәкъ менә шул максаттан 1 октябрьдән мошенниклык турында гаризалар бирү процессын гадиләштерә торган закон эшли башлады. Эре банклар үзләренең мобиль кушымталарына функционал өстәгәннәр, ул клиентларга мошенниклар күчерү турында оператив рәвештә белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк моның өчен кешегә банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Зыян күрүчеләр шулай ук банктан полициягә мөрәҗәгать итү өчен мондый операция турында электрон белешмә алырга мөмкин. Белешмәдә мошенниклык фактын тикшерү өчен кирәкле мәгълүматлар күрсәтелә. Мәсәлән, күчерү ысулы, операция реквизитлары, акча алучы турында мәгълүмат һ.б. Бу хокук саклау органнарына гариза бирү процедурасын гадиләштерә.
«Мошенниклык схемаларына каршы тору өчен безгә банклардан саннар гына түгел, гражданнарның үзләреннән кире элемтә алу да мөһим. Финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсен ничек бәяләүләрен аңлау өчен, Россия Банкы ел саен сораштыру үткәрә. Быел ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Барыгызны да катнашырга чакырам», - дип өстәде Нурания Хәйруллина.
Сораштыру «йомшак урыннарны» ачыкларга һәм мошенниклардан ешрак интегүче кешенең портретын төзергә мөмкинлек бирә. Бу яклау чараларын адреслы көйләргә ярдәм итә.
Узган елгы сораштыру нәтиҗәләре буенча Татарстанда, тулаем илдәге кебек үк, портрет шундый иде: шәһәрдә яшәүче уртача керем һәм белем дәрәҗәсе булган 25 яшьтән 44 яшькә кадәр эшләүче хатын-кыз. Еш кына урланган акчалар күләме 20 мең сумнан артмаган, әмма суммалар 1 млн сумнан артык булган очраклар да бар – һәм алар аз түгел.
Һәр бишенче зыян күрүче диярлек акча урлау факты буенча беркая да мөрәҗәгать итмәвен билгеләп үтте.
Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин http://cbr.ru/information_security/anketa/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia