Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

Татарстанда еллык инфляция бишенче ай рәттән кими

Июль белән чагыштырганда республикада бәяләр кимеде – 2022 елның октябреннән беренче мәртәбә.

Татарстанда еллык инфляция бишенче ай рәттән кими
Татарстанда еллык инфляция апрельдән кимеде һәм 2025 елның августында 8,4% тәшкил итте. Июль белән чагыштырганда республикада бәяләр кимеде – 2022 елның октябреннән беренче мәртәбә.
"Татарстанда бәяләр августта июльгә карата 0,6% ка кимеде, шул ук вакытта Россия буенча тулаем алганда – 0,4% ка. Республикада кайбер товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр тулаем илдәгегә караганда тизрәк төште. Мәсәлән, яшелчәләр күбрәк арзанайган. Бу җирле уңышны актив җыя башлау сәбәпле төбәктә аларның тәкъдимнәре сизелерлек киңәюгә бәйле, – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин. - Тулаем алганда инфляция шул исәптән икътисадтагы югары ставкалар аркасында да кимеде: ихтыяҗ акрынлап суына, бәяләр акрынрак үсә, ә кайбер товарлар арзаная».
2025 елның августында Татарстанда бәяләр динамикасына нәрсә йогынты ясавы турында тулырак мәгълүматны Россия Банкы сайтындагы инфляция буенча материалда белергә мөмкин.
Еллык инфляция тулаем ил буенча кими, әмма һаман да  югарырак кала. Россия Банкы икътисадта инфляцияне 2026 елда 4% ка кайтару һәм аны киләчәктә шул дәрәҗәгә якын тоту өчен кирәкле ставкаларны хуплаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса