Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

Татарстанлылар мошенниклардан саклану өчен «икенче кул» сервисын тоташтыра ала

...


Мондый мөмкинлек 1 сентябрьдән барлыкка килде. Хәзер аерым операцияләрне раслау өчен ышанычлы зат билгеләргә мөмкин. Бу хакта Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча милли банк бүлекчәсенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова Татмедиада узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Әгәр сезнең операцияләр аңа шикле булып тоелса, ул аларны туктата алачак. Әмма шул ук вакытта аның счетларга керү мөмкинлеге һәм алар буенча операцияләрне мөстәкыйль уздыру мөмкинлеге булмаячак, – дип аңлатты Елена Кирсанова. - Кеше нинди исәптән чыгаруларны һәм нинди суммалар кирәклеген үзе билгели. Операциягә ышанычлы заттан 12 сәгать эчендә хуплау алырга кирәк. Әгәр бу вакыт эчендә банк "икенче кул" ризалыгын алмаса, ул операцияне үткәрмәячәк".
Әгәр кеше кире уйласа, бу сервисны шундук сүндереп булмаячак. Банк моны 24 сәгать эчендә эшләячәк. Мондый кичектерү мошенниклар йогынтысында сервисны сүндерү куркынычын киметәчәк.
Бу чара аеруча зәгыйфь гражданнарны, беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Яшүсмерләрнең күчерүләренә ата-аналар контролен көчәйтергә ярдәм итәчәк. Алар еш кына тискәре нәтиҗәләрне аңламыйча дропперлыкка җәлеп ителәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса