Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

Марат Шәрифуллин: акчаларны «коткару» өчен «куркынычсыз счетлар» юк

Үзәк Банкта мошенниклардан акча «коткару» өчен бернинди куркынычсыз счетлар да юк икәнлеген аңлаттылар.

Әгәр сезне акчаны саклап калу өчен аны ниндидер куркынычсыз  счетка күчерергә кирәк дип ышандырсалар, трубканы кичекмәстән куярга кирәк, дип хәбәр итте Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе – Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин, журналистларның мошенниклыкка каршы көрәш буенча сорауларына җавап биреп. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең күбесе югалтулар турында хәбәр итми.

Мәсәлән, дөресен әйтергә оят булганга яки сумма зур булмаган очракта. Акчаны кире кайтарырга ярамый һәм вакытны әрәм итәргә кирәкми, дип уйлыйлар. Марат Шәрифуллин шулай да банкка да, полициягә дә хәбәр итәргә кирәклегенә игътибар итте. Беренчедән, акчаны кире кайтару ихтималы артачак. Әгәр акча алучы Россия Банкы мәгълүматлары базасында булса, ә банк күчерүне туктатмаган икән, ул акчаны кире кайтарырга тиеш. Икенчедән, әгәр зыян күрүчеләр гариза язмаса, мошенниклар турындагы мәгълүматлар бу мәгълүмат базасына керми һәм башка банклар бу счетларга яңа күчерүләр үткәрергә мөмкин. Шулай булгач, зыян күрүче банкка мошенниклык факты турында хәбәр иткәч, хәтта аз гына акча урласалар да, ул  башка кешеләрне коткарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса