Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

Мошенниклар гына иске банкнотларны яңаларына алыштырырга тәкъдим итәләр

2024 елның октябрь-декабрь айларында Татарстанның банк секторында ялган акча билгеләре белән 32 россия акча билгесе ачыкланган.

Бу алдагы кварталга караганда азрак. Табылган ялган акчаларның күпчелеге – элеккечә 5000 сум номиналлы банкноталар (20 данә). 1000 сумлык 9 данә, 500 һәм 100 сумлык берәр ялган банкнот ачыкланган. Шулай ук бер биш сумлык тәңкә табылды.

Татарстан республикасына акрынлап Россия Банкының 5000 сумлык модернизацияләнгән банкноталары килә. Мошенниклар моннан файдалана ала. Алар гражданнарга гадәти банкнотларны яңаларына алыштырырга яки кулдагы акчаларның дөреслеген тикшерергә тәкъдим итә ала. Тикшерү өчен алар җибәргән сылтама буенча мобиль кушымта урнаштырырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Мондый кушымтаны куеп, кеше мошенникларга банк һәм башка сервислар белән үзенең җайланмасына тулы керү мөмкинлеге бирә. Әгәр сезгә иске банкнотларны яңаларына алмаштырырга яки аларның дөреслеген тикшерү өчен ниндидер мобиль кушымта куярга тәкъдим итсәләр, килешмәгез: бу мошенниклар.

Гадәти купюраларны модернизацияләнгәннәренә махсус алыштырырга кирәкми. 1997 елгы үрнәктәге иске банкноталар һәм аларның модификацияләре яңа банкнотлар белән беррәттән әйләнештә кала һәм законлы түләү чарасы булып хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса