Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

4 мартта мәктәп укучылары өчен финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды

Олимпиада инде биш ел рәттән уза, быел аңа беренче тапкыр 10-11 сыйныф укучылары кушыла ала.

3 апрельгә кадәр теләсә кайсы көнне Учи.ру белем бирү платформасында катнашырга мөмкин.

Укучылар бюджетны планлаштырырга, куркынычларны бәяләргә һәм мошенниклык схемаларына каршы торырга өйрәнәчәк. Шулай ук үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап караячаклар — кереш мәгълүматларны анализлаячаклар, ихтыяҗны фаразлаячаклар һәм табышны үстерү өчен үз проектларында ресурслар белән идарә итәчәкләр. Биремнәр барлык яшь төркемнәре өчен җайлаштырылган: башлангыч сыйныф укучылары финанс грамоталылыгының төп төшенчәләре һәм принциплары белән танышачак, ә өлкән сыйныф укучылары үзгәрә торган шартлар белән сценарийлар эшләячәк.

Нәтиҗәләренә карап катнашучылар сертификат, грамота яки диплом, ә укытучылар рәхмәт хатлары алачак. Олимпиада «Милли приоритетлар» АНО, Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Учи.ру мәгариф платформасы тарафыннан оештырылган

 Чара «Беренчеләр хәрәкәте»гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәмендә узачак. Олимпиадага кызыксыну арта бара: 2021 елда аңа 800 мең укучы кушылган, 2024 елда — 2,3 миллионнан артык, шул исәптән 72 меңнән артыгы – Татарстаннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса