Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт янәдән пилотлыкка алынды [+ФОТОЛАР]

Татарстан Президенты программасы буенча узган ел 3 нче поликлиникага капиталь ремонт үткәрелгән иде.

Шул исәптән медицина җиһазлары алуга да акча бүленде. “Татнефть” ААҖ реабилитация өчен җиһазлар алуга 7 миллион сум бирде. Имгәнүләр һәм тән авыруларыннан соң организмны торгызу өчен бүген биредә барлык шартлар тудырылган. Тар белгечләрдән консультацияне вакытлы алу максатыннан “Ак Барс Мед” иминият компаниясе ярдәмендә телемедицина кабинеты да оештырылган. 3 нче поликлиника гериартрия хезмәтен оештыру программасы буенча пилот проект составына кертелгән. Гериартрия кабинеты ясалган. Шулай ук биредә ике һәм аннан да күбрәк хроник авыру белән диспансер учетында торучы 60 яшьтән өлкән пациентларны кертү өчен махсус участок ачыла. Әлеге вакытта пациентларның реестрын төзү бара. Калабызга килгән кунаклар – Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Идел буе федераль университеты ректоры киңәшчесе Адел Вафин, мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов, “Ак Барс Мед” иминият компаниясе генераль директоры Линар Гарифуллин һәм башкалар 3 нче поликлиникадагы реабилитация һәм гериатрия кабинетларын карадылар, авырулар белән аралаштылар. Аннан соң актлар залында “Сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү. Заман белән бергә” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса