Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә нәфис гимнастика буенча беренче турнир узды [+ФОТОЛАР]

Узган шимбә көнне Әлмәттә «Татнефть» компаниясе призларына нәфис гимнастика буенча ачык турнир булып үтте. Мондый ярыш шәһәр тарихында беренчесе. Оештыручылар аны дәвамлы итәргә тели.

Турнирда Казан, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Тольятти, Сергиевск, Лениногорск, Ижевск, Казахстанның Шымкент шәһәреннән барлыгы 300 яшь спортчы чыгыш ясады. Аларны физкультура һәм спорт буенча идарә начальнигы Александр Листков һәм нәфис гимнастика буенча Әлмәт тренеры Виктория Булатова сәламләде. 
– Ярышлар республика, Россия дәрәҗәсендә һәм шундый ук кагыйдәләр буенча оештырылды. Жюри да ике төркемдә эшли. «Татнефть» компаниясе канаты астында узучы һәр чараның уңышка исәп тотуы мәгълүм. Бу юлы да турнирда искиткеч яхшы мохит хакимлек итә. Нефтьчеләргә һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм, – диде Виктория. 
«Татнефть» призларына уздырылган әлеге турнирда әлмәтлеләр дә сынатмады: Валерия Вернер беренче урынны яулады. Камила Әхмәдишина 4 нче, Амелия Абдуллина 6 нчы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса