Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Кыш бабайлар парады узды

Бүген Әлмәттә Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды.

Яңа ел бәйрәменең төп геройлары өлкәннәрне дә, балаларны да кабат күңелле гаҗәпләрдерде. 120 Кыш бабай белән Карсылу "Шәмсенур" паркында тамаша кылып, уеннар оештырды, концерт программасында катнашты. Алар юкка гына "Шәмсенур" паркын сайламады. 2015 елда ачылган әлеге ял итү урыны "Мәдәни мохит" проекты чараларының гөрләп узуы һәм дистәләгән тамашачы җыюы белән билгеле. 
Бу юлы да яше-карты Кыш бабайлар һәм Карсылуларны уратып алды. Нефтьчеләр урамы буйлап узган геройлар әлмәтлеләргә бәхет-шатлык теләде һәм Нефтьчеләр мәйданындагы Үзәк чыршы янында тукталып, иң зур әйлән-бәйлән уйнады. Авыл клублары хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйрәм парады Әлмәттә берничә ел рәттән уздырыла. Быел анда 300 ләп кеше күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса