Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә фаҗигале төстә 20 кеше үлгән

2017 елның 11 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 67400 административ хокук бозу очраклары ачыкланган.

 154 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. 20 кеше үлгән, аларның 5 се җәяүлеләр булган, 178 е төрле имгәнүләр алган.

Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Шәйдуллин җәяүлеләргә аеруча да игътибарлы булырга кирәк диде:

– 2030 елда бөтен дөньяда халык үлеменең 7 нче сәбәбе булып юл

һәлакәтләре булырга мөмкин, ди аналитиклар. Шуңа күрә без бүген үк бу юнәлештә вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә тиеш. Аеруча җәяүлеләр арасындагы хокук бозу очраклары күп булуына борчылабыз. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булмау шактый аварияләргә сәбәпче була. Мәсәлән, узган ел нибары ике җәяүле үлсә, быел 5 кеше юлны дөрес чыкмау аркасында бакыйлыкка күчте. Шулай ук исерек килеш руль артына утыру очракларының артуы да күңелсез. Берничә тапкыр таныклыксыз калса да, кайберәүләр барыбер исерек килеш янә руль артына утыра. Андыйларга хөкем карарларын тагын да көчәйтергә кирәк, - диде Ленар Равил улы.

Әлмәттә 87 шофер кабат исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса