Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бүген чаңгы трассалары ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген шарлавыклы буалар тирәсе гөрләп торды. Биредә чаңгы трассасы ачылды һәм «Выходи гулять» шәһәр мохите фестиваленә старт бирелде. Спорт идарәсе әлеге чаралар уңаеннан шарлавыклы буаларда күңелле стартлар оештырды. Укучылар рәхәтләнеп чаңгыларда шуды, кызыклы уеннарда ярышты.

Бүгеннән теләге булган һәр әлмәтле кышкы спорт төре белән шөгыльләнә алу мөмкинлегенә ия – чаңгы трассасы биредә генә түгел, Комсомол паркында да ачылды. Шарлавыклы буаларда трассаның озынлыгы 2,5 км тәшкил итә. Төнге чорда әлеге участок яктыртылачак, димәк, эш көненнән соң да кичне актив һәм саф һавада уздырырга була. Бик күпләрне борчыган чаңгы булмау мәсьәләсен дә җитәкчелек шушы көннәрдә хәл итәчәк, озакламый биредә прокат пункты эшли башларга тиеш. Трассаны кыш дәвамында махсус службалар күзәтеп, яңартып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса