Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Ялкын» ансамбле туган көнен билгеләп узды [+ФОТОЛАР]

«Ялкын» халык биюләре ансамбле яшь булса да, башкалардан гадилеге, халык традицияләренә зур игътибар бирүе белән аерылып тора.

Әлмәт районында күптән түгел телгә кергән һәм зур чараларда катнаша башлаган яшь ансамбльнең оешу тарихы бай: аның башлангычында «Әлмәтем» халык бию ансамбленең горурлыгы булган Нәркиз Харисов тора. Ул үзе дә хәзер өметле җитәкче буларак танылып килә. Аның карамагында оешкан «Ялкын» ансамбле шушы көннәрдә үзенең биш еллык кечкенә генә, әмма күңелле юбилеен Әлмәт театры сәхнәсендә билгеләп узды. 
– Моннан биш ел элек мин татар гимназиясе каршында халык биюләрен үз эченә алган балалар ансамбле булдырыйк дип гимназия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Фирүзә Вәлиуллинага рәхмәт, минем теләкне куәтләп, бергә матур гына эшләп киттек. Инде репертуарыбыз да киңәйде. Киләчәктә үрнәк ансамбль исеменә лаек буласыбыз килә, – ди Нәркиз. 
Ә балалар саны хактан да саллы: бүген берничә төркемгә 150 гә якын бала йөри. Инде ансамбль эчендә берничә төркем дә оешкан: «Мирас», «Сәйлән», «Юлдаш». Исемнәре дә җисемнәренә туры килә, коллективларда бердәмлек тә, дуслык та, тарихка хөрмәт тә бар. 
Махсус юбилей кичәсенә дә кавказ, төрек, керәшен татарлары биюләре әзерләгәннәр бит! Балаларның да остарулары күренә, аеруча коллективларда өметле егетләр күплеге куандыра. Халык биюләре ансамбле исемен хактан да курыкмыйча горур йөртә алалар хәзер. 
– Бию – кешеләр үзләре корал булган бердәнбер сәнгать төре дип язган немец язучысы Рахель Фарнхаген. Моның белән килешмичә булмый, әле кеше сөйләшә белгәнче үк бию туган, кешеләр төрле элементлар ясап сөенгән, көенгән, хисләре белән уртаклашкан. «Әлмәтем» халык бию ансамбленең дәвамчылары үсүенә, минем укучым шундый зур отчет концертлары оештыра алуына, бердәм һәм өметле коллектив туплавына чын күңелдән сөенәм, – диде «Әлмәтем» халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Кикар. 
Ялкынлы «Ялкын» ансамбленең инде ирешкән уңышлары да шактый. «Чыңлы тамчы» район конкурсында ничә ел рәттән алдынгы урыннар билиләр. «Россия бердәмлеге» һәм «Россия байлыгы» (Мәскәү, 2016 ел) халыкара фестивальләре җиңүчеләре. «Без бергә» республика фестивале лауреатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X