Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне һаман алдыйлар

Бу юлы 59 яшьлек әлмәтле кырыгалдарлар тозагына эләгә. Ул бер банктан күптән түгел генә кредит алган була.

Шушы көннәрдә аңа үзен әлеге банк хезмәткәре дип таныткан берәү шалтыратып, ялгышлык буенча банк ханымга 8 мең сум акча күчергән ди һәм аны кире кайтаруын сорый. Пенсионер ханым ялгышлыкны төзәтергә ашыгып, банкоматка бара һәм таныш булмаган хатын-кыз әйтеп торган саннарны җыя. Күпмедер вакыт узганнан соң үзенең банк счетыннан 23 мең сум акчасы югалганын абайлап ала.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ханымга шалтыраткан телефон номерының Тула өлкәсендә теркәлгәнлеге ачыкланган. Ә пенсионерның акчасы Свердловск өлкәсендә теркәлгән телефон номеры буенча күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса