Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Казаннан зур җиңү белән кайтты [+ФОТОЛАР]

Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Геленджик кебек зур шәһәрләрдән килгән биючеләр, җырчылар белән беррәттән уңышлы чыгыш ясап, Әлмәтнең «Гүзәллек» ансамбле берничә номинациядә җиңүгә иреште.

Шушы көннәрдә Казанда балалар, яшүсмерләр һәм зурлар арасында “Нурлы Казан” IX Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада Әлмәт музыка мәктәбе укучылары да актив катнашты. Бик күп төбәкләрдән килгән конкурсантлар арасында киеренке көрәш барды. 

Әлмәтнең З нче музыка мәктәбе каршында эшләп килүче «Гүзәллек» ансамбле берничә номинациядә чыгыш ясап 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар өчен бу тәүге җиңү генә түгел. Әлеге киңкырлы коллектив хореография укытучысы, сәләтле педагог Рәзилә Хәкимова җитәкчелегендә бик күп бәйгеләрне яулап кайтты. Шәт, бу җиңү дә соңгысы булмас. «Гүзәллек» Әлмәтне бөтен дөньяга танытыр әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса