Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Галимҗан Барудины искә алдылар [+ФОТОЛАР]

«Иске Әлмәт» мәдәният йорты әлеге чара өчен махсус сайланган.

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан агымдагы ел «Галимҗан Баруди елы» дип игълан ителгән иде. Әлеге уңайдан Әлмәттә зур чара булачагын мөхтәсибәт әле ел башында ук әйтеп куйды. Шушы көннәрдә, ниһаять, күренекле дин эшлеклесенә багышланган зур тантана «Иске Әлмәт» мәдәният йортында йөзләгән кешене җыйды. 

– Без әлеге чараны күптәннән уздырырга уйлап йөрдек. «Иске Әлмәт» мәдәният йорты да болай гына сайлап алынмады. Әлеге бина артында Галимҗан Баруди урамы урнашкан. Бездә хакимият һәм нефтьчеләр тарафыннан күренекле шәхесләргә ихтирам бирелде һәм хәзер дә шулай.

Ә бит шактый шәһәрләрдә Галимҗан Баруди урамнары бетерелде. Бүгенге чара да аның рухына багышланды, - диде Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. 

Әлеге очрашуның мәртәбәле кунагы Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, әгәр дә без үз галимнәребезне өйрәнмәсәк, аларның мирасын барламасак, динебезне генә түгел, ә гореф-гадәтләрне һәм телебезне дә югалтачакбыз. 

– Яшьләребез мондый галимнәрнең эшләрен дәвам итсеннәр өчен менә бу чаралар әһәмиятле булып тора да инде. Галимҗан Барудиның тууына 160 ел булу уңаеннан Диния нәзарәте документаль фильм да төшерде. Бүген шуны әлмәтлеләр хозурына тәкъдим итәчәкбез, - диде ул. 
Габдрахман авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм әлеге авыл үзешчәннәре катнашында бик матур концерт программасы да узды. Шулай ук милли йолаларга хөрмәт йөзеннән татар халкының гореф-гадәтләре дә чарада түрдән урын алды, хәтта килгән кунаклар үз куллары белән чәк-чәк ясап карый алды. Галимҗан Баруди турындагы китаплар белән таныша алу мөмкинлеге дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса