Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары Казан программистларын таң калдырган [+ФОТОЛАР]

Казанда узган «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабыннан әлмәтлеләр саллы җиңүләр белән кайтты.

800 (!) катнашучы арасыннан безнекеләрнең призлы урыннар яулаулары уку йортларына гына түгел, ә бөтен Әлмәт өчен мәртәбә өсти, билгеле. Әлмәт политехник техникумыннан быел, мәсәлән, 36 студент 17 компетенциядә чыгыш ясады. Мәгълүмати системалар белгечлегендә 4 нче елын укучы Артур Шәймәрданов әлеге бәйгегә була үзлегеннән күп нәрсәләр өйрәнеп, аннан җаваплы урыннарда эшли алырлык белем туплап кайтуын белдерде:

– Бизнеста килеп туган сорауларны IT-программалар белән чишүне белер өчен кайбер эшкуарлар моңа махсус курсларны да тәмамлый әле. Безгә исә барысын да үзлектән өйрәнергә туры килде. 1С платформасы хәзер киң таралыш тапты. Уңайлы, тиз һәм заманча бу программаны мин дә җәен үзлектән өйрәнә башладым. Билгеле, сайлап алу турын җиңел уздым. Әмма Казанда көндәшләр көчле иде. Бигрәк тә Лениногорск, Яр Чаллыдан бу номинациядә көчле егетләр килде. Безгә тегү производствосы өчен мәгълүмати система ясарга куштылар. Барысын да төркем белән эшләсәк тә, ахырда бу эштә иң сәләтлеләрне генә билгеләделәр. Алты егет арасыннан мин беренче урын алдым, - диде Артур, әлеге юнәлештә эшен киләчәктә дә дәвам итәчәген белдереп.

– Узган ел да «Веб-дизайн» компетенциясендә чыгыш ясаган идем. Әмма

дүртенче урын гына яуладым. Быел инде мин ныклы әзерлек белән һәм бу чемпионатның нәрсә икәнен белеп бардым. Монда тәҗрибә кирәк минемчә. Тиз арада тиешле программаларны ясап, хөкемдарлар каршына тәкъдим итәргә кирәк. Беренче урынга чыкмавыма да иң элек шул вакыт җитмәү сәбәпче булды. Быел киноларга онлайн режимда билет сату буенча бик кызык программа ясадык. Курыкмыйча шуны әйтә алам: инновацион технологияләр өлкәсе ул безнең киләчәк белән идарә итәчәк. Моны белгән кешеләр инде күптәннән бу өлкәгә кереп китеп, үз эшләрен ачты. Минем дә киләчәктә шушы юлдан китәсем килә, - дип сөйләде техникум студенты Тимур Арсланов.

Тулаем алганда, егетләр чемпионаттан канәгать калып, киләсе елларга тагын да көчлерәк белемнәр белән беренчелекне яулап кайтачакбыз дип канатланып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса