Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт пенсионерын алдаганнар

Әлмәт пенсионеры 4 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Телефон кырыгалдарлары бу очракта да күпләргә таныш схема буенча эш иткән. Социаль челтәрдәге танышыннан акча биреп торуын сорап килгән хәбәргә җавап итеп, ул кирәкле сумманы шунда ук банк картасы аша күчерә. Бераз вакыттан соң әлеге аккаунттан ханымга рәхмәт сүзләре килә һәм билгеле бер банк уздыручы акциядә катнашырга тәкъдим ителә. Беркатлы пенсионер аны-моны уйламыйча, банк картасының номерын һәм пин-кодын хәбәр итә. Озак та үтми акчасының алынуы турында телефонына смс-хәбәр килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. Кырыгалдарларга 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса