Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт музыка көллияте халык йоласын искә төшерде

Әлмәт музыка көллиятендә "Венок дружбы" милләтара проекты кысаларында театральләштерелгән тамаша үтте.

Бу юлы көллият артистлары "Кузьминка" халык йоласын күрсәттеләр. Сценарийны 4 нче курс студенты Миләүшә Нуриева язды, аны көллият студентлары һәм укытучылары башкарды. Репетицияләр ай буена барды. Автор һәм артистлар дүрт ел уку дәверендә өйрәнгәннәрен сәхнәдә күрсәтергә тырыштылар. 
– Бездә халык бүлеге. Миңа халык йолалары, аларны өйрәнү ошый, - ди Миләүшә Нуриева. 
Кузьминки – ул көзне озату һәм кышны каршы алу йоласы. Борынгы Русьта, кыр эшләре тәмамланганч, кызлар Кузьминкига кич утырулар оештыра торган булганнар. Бәйрәмгә егетләр килгән, үзләренә ошаган кызларны сайлый торган булган. Иң төп ризык һәм бәйрәмнең символы тавык булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса