Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фотофакт: Әлмәттә яңа паркны тар-мар иткәннәр [+ФОТОЛАР]

Тәрбиясезлекнең моннан да оятсызрак очрагы булмыйдыр: балалар утыргычына кәкәй итеп киткәннәр?!

Әле сентябрь башында гына шарлавыклы буаларда яңартылган ял итү урынын кыска гына вакыт эчендә төзеп тапшырганнар иде. Инде аны җимерергә дә өлгергәннәр: аттракционнар эчендә чүп өемнәре хасил булган, такталар ямьсез сүзләр белән бизәлгән. Вандализм хакында сүзләр ишетелә башлагач, кулга фотоаппарат алып паркка янә барып кайттык. Шушы районда яшәп, көн дә диярлек бирегә уйнарга йөргән 21 нче мәктәп укучысы Дамир Иноятов биредәге хилафлыкларны һәм җимерекләрне сөйләп китте:  

- Менә баулардан үрелгән атынгычның төбен сүткәннәр, чылбырларының тотынгычларын куптарып алганнар. Ксилофонның берничә клавишалары инде юк.  Әле ул гынамы, такталардан ясалган зур поездның бер бүлеген бәдрәф ясап бетергәннәр! Оялмыйча утыргычларына кәкәй иткәннәр?! Шакшы ис хәтта берничә метрдан ук килә. Поезд  эче дә урыны-урыны белән чүп савытын хәтерләтә. Хәзер балалар бу уен урыныннан курка һәм җирәнә  башлаган. Өй куышлары формасында ясалган башка атынгычларның диварлары ямьсез сүзләр белән чуарланган. Җыеп кына әйткәндә, купшы ял урыныннан ике ай узуга тар-мар ителгән мәйданчык кына утырып калган.

Хуҗасыз этләрнең өелешеп йөрүләренә дә ризасызлык белдерүчеләр булды.

Мондый вандаллык очраклары инде моңарчы да күзәтелде. Шәмсенур паркында «#Любимый Альметьевск» хештегы хәрефләрен җимергәннәр иде, воркаут корылмалары такталарына яшьләр ямьсез сүзләр язарга тайчынмады. Берничә тренажер, хәтерләсәгез, төбе-тамыры белән юкка чыкты. Кышын  Нефтьчеләр һәйкәле каршындагы боз шәһәрчеген дә шулай ук тар-мар иттеләр, җәй көне пляжда да мондый ваемсызлыкка тап булдык. Инде менә янә күңел елый.  Кайчан без матурлыкны саклап, булганны кадерләп яшәргә өйрәнербез дә, вандалларга каршы берәр чара күрербез? Билгесез...

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса