Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артем Лукоянов Әлмәттән шаккатып киткән [+ФОТОЛАР]

Быел Татарстан спорт тарихында олы вакыйгаларның берсе булды: «Ак барс» командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды. 2007 елда «Нефтяник» хоккей командасында үз спорт карьерасын башлап җибәргән якташыбыз Артем Лукоянов кубокны Әлмәткә үзе алып килде. Әлеге зур җиңүгә инде бер ай вакыт узса да, әлмәтлеләр янә Казан хоккейчыларына дан җырлады.

Кубок белән бергә оста уенчыны да күрер өчен халык чиратка тезелде. 
– Без бу вакыйганы җиңүдән күбрәк тә көттек бугай. 2007 елдан бирле «Ак барс»ның тугры җанатары. Бөтен тормышым шул хоккей! Татарстанда узган һәр уенны карап барырга тырышам. Артемны «Нефтяник» командасыннан ук беләм. Якын дуслар идек. Аның яхшы уен күрсәтүе горурлык хисләре уята. Алда тагын да зур үрләр яуласын иде, - диде җанатар Рәшит Абдуллин. 
Иң элек халык кубок белән фотосурәткә төшсә, соңыннан Артем Лукоянов автограф өләште. Шулай ук, «Ак барс» командасы логотибы төшкән сувенирлар сату да оештырылды. 
– Әлмәт – хоккей кебек үк энергияле, яшь шәһәр. Бик нык үзгәргән. Чиста һәм чит ил шәһәрләреннән бер ягы белән дә аерылмый. Бу очрашуга мин бик шат. Киләчәктә хоккейга килүче яшьләр тагын да артсын иде, - диде якташыбыз. 
Паркта ул көнне яшүсмерләр клублары арасында флорбол буенча ярышлар да узды, төрле интерактив мәйданчыклар эшләде. Җанатар әти-әниләре белән килгән сабыйлар да читтә калмады, аларны аниматорлар уеннарга дәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X