ЗАГС хезмәткәрләре гаилә корырга теләүчеләр яшенең тагы да үсүен билгели, узган ел бу күрсәткеч 45 яшькә кадәр күтәрелгән.
Әмма Әлмәттә аннан да өлкән яшьтәге гаилә пары да теркәлгән – 80 яшьлек кияү белән 68 яшьлек кәләш уртак тормыш башлап җибәргән. Ә бик яшьли гаилә корган әлмәтлеләргә 16 шар яшь булган. Узган ел барлыгы 1415 гаилә теркәлгән булса, әлмәтлеләр саны 2748 кешегә арткан, 14605 гаилә ана капиталына сертификат алган.